Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесе мошенникларга 800 мең сум акча күчергән

Билгесез кеше, аның кесә телефонына шалтырып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул бу кеше исеменә кредит алырга маташулары турында хәбәр җиткергән, иргә кредитны иртәрәк рәсмиләштерергә һәм акчаны хәвефсез урынга күчерергә тәкъдим иткән. Якташыбыз кушканнарның барысын да үтәгән, акчасын мошенникларга күчергән. Гомумән алганда, зыян күрүче 800 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.

Зур күләмдә акча белән кылынган әлеге мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү башланган.

27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 24 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда биш җинаять эше кузгатылган: өчесе урлау белән бәйле, бер автомобиль йөртүчегә, исерек хәлдә, өстәвенә йөртү таныклыксыз, руль артына утырган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

 Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 45 фактын ачыклаганнар, бер машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәндә һәм Лашманда яшәүче якташларыбыз, аларга кул күтәргән кешеләрне җаваплылыкка тартуны сорап гариза язганнар. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев