Чирмешән кешесе кабат колониягә эләккән
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесе кабат колониягә эләккән

Чирмешән районы кешесен 2014 елны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче матдәсе нигезендә 9 ел 6 айга хөкем иткәннәр.

Димитров шәһәре суды карары буенча, аны 1 ел 6 ай 17 көнгә срогыннан алда азат иткәннәр. Полиция бүлегенә хәбәр итмичә, якташыбызга яшәү урынын алмаштырырга ярамаган һәм билгеләнгән көннәрне даими рәвештә җинаять-башкарма инспекциясендә теркәлергә тиеш булган.

Әмма аңа иректә ошамаган күрәсең, ул суд карарында күрсәтелгән вазыйфаларны башкармаган, нәтиҗәдә кабат суд эскәмиясенә эләккән.

Суд барышында ир-ат үз гаебен таныган, спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, теркәлүгә килә алмаганын аңлаткан. Район суды шартлы - алдан азат итү турында карарны гамәлдән чыгарып, җәзасын үтәп бетерү өчен, гаепләнүчене кабат колониягә юнәлдерү турында карар кабул иткән.

Марат Гомәров фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев