Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге үзәк китапханә чыршысыннан гирлянда урлаганнар

23 – 29 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсе – матди зыян белән, икенчесендә бер кеше яраланган. Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрнең бозуның 54 очрагы теркелгән.

Район үзәгендәге сәүдә үзәге директоры кибеттән бер шешә аракы урлаулары турында хәбәр иткән. Чирмешәндә үзәк китапханә каршындагы чыршыдан гирлянданы һәм ике прожекторны алып киткәннәр. Әлеге эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев