Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә законсыз яшәүче чит гражданнарын тикшерделәр

Башка регионнардагы кебек, безнең районда да чит ил гражданнары ел саен саны арта, алар, нигездә, элеккеге совет республикаларыннан. Аларның бер өлеше төзелешләрдә эш эзләп, икенчеләре сәүдә белән шөгыльләнергә, өченчеләре даими яшәргә дип килә. Мигрантларның Россия Федерациясендә торуы һәм эшчәнлеге еш кына законсыз булып чыга.

Татарстан Республикасында законсыз миграцияне булдырмау, аңа чик кую максатында “Легаль булмаган мигрант” оператив чарасы үткәрелә. Ул дүрт этапта: 2019 елның 11-20 мартында, 3-12 июньдә, 9-18 сентябрьдә, 2-11 декабрьдә оештырыла.

Әлеге оператив-профилактик чараның беренче этабы тәмам. Районның полиция хезмәткәрләре районда чит ил гражданнары яшәүче һәм гражданлыклары булмаган кешеләр яшәүче 13 урынны тикшерделәр, миграция  өлкәсендә закон бозуларның 7 очрагы ачыкланды, шул исәптән, чит ил гражданнарының РФ территориясендә булу режимы бозылу белән бәйле – 3, чит ил кешеләрен хезмәткә тарту һәм яллау тәртибен бозган өчен 4 административ беркетмә төзелде.

14 мең сум күләмендә штраф салынды һәм түләтелде. Суд чит ил гражданнарын РФ территориясеннән чыгару хакында бер карар чыгарылды.

Наилә Мәссарова, Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча миграция пункты начальнигы.

Фото Кадрии Гамировой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев