Чирмешәндә дә алдакчылар тозагына эләгүчеләр бар
Февраль аенда районда мошенниклыкның биш факты (Чирмешәндә, Шешминкада, Ульяновкада) теркәлгән. Дүрт очракта райондашларыбыз шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткәннәр, берсендә якташыбыз алдакчыларга 10 мең сум акча күчереп өлгергән.
Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Хәлил Шарапов әйтүенчә, соңгы вакытта районда мондый очраклар бик ешайган. Алдакчылар гел бер үк...