Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән юлларында бер атнада исерек хәлдә машина йөрткән өч кеше тоткарланган

28 апрельдән 4 майга кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 28 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатканнар, аларның барысы да урлау белән бәйле.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 фактын ачыклаганнар, өч машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Әккәрәй авылында яшәүче ир-егет, аңа кул күтәргән кешене җаваплылыкка тартуны сорый.

Чирмешәндәге бер хуҗалыктан тимер-томыр югалуы турында хәбәр кергән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев