Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән - Шентала юлында аракы төягән автобус тоткарлаганнар

15 декабрь көнне Чирмешән-Шентала юлында полиция хезмәткәрләре "Хендай" автобусын туктаталар, аның багаж бүлекчәсендә спиртлы сыекча белән 5 литрлы 60 пластик канистра табыла. Машина йөртүче Түбән Кама кешесе әлеге товарны Самарада сатып алган. Максаты - алкогольле эчемлекне кыйммәтрәк бәядән сатып, күп акча эшләү. Әлеге продукцияне экспертизага җибәрәчәкләр. Аның нәтиҗәсе буенча бу...

15 декабрь көнне Чирмешән-Шентала юлында полиция хезмәткәрләре "Хендай" автобусын туктаталар, аның багаж бүлекчәсендә спиртлы сыекча белән 5 литрлы 60 пластик канистра табыла.

Машина йөртүче Түбән Кама кешесе әлеге товарны Самарада сатып алган. Максаты - алкогольле эчемлекне кыйммәтрәк бәядән сатып, күп акча эшләү.
Әлеге продукцияне экспертизага җибәрәчәкләр. Аның нәтиҗәсе буенча бу кешегә җәза да биреләчәк, мондый төр хокук бозу өчен штраф каралган.
Декабрь аенда гына да, "Алкоголь" операциясе барышында, районда законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләрне сатуның 6 факты теркәлгән. Ивашкино, Яңа Элмәле, Чирмешән, Югары Кармалка авылларында законсыз "бизнес" белән шөгыльләнүчеләргә карата административ беркетмәләр төзегәннәр. Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан автобусы аракы алкоголь продукциясен законсыз сату Шентала