Якын арада Чирмешән автотранспорт предприятиесе паркы ун яңа автобус исәбенә ныгырга тиеш.
Моңа кирәк акчаның байтагын, 29 миллион сумын, Россия һәм Татарстан бюджетлары биргән. Автобуслар алуга район бюджетыннан да 649 мең сум акча юнәлдерелә (дөрес, анысы да республикадан киләчәк). Район Советының чираттагы, дүртенче утырышында депутатлар бу хакта, акча бүлүне хуплап,...