Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында кырда югалган телефонны урлаганнар

Ульяновка кешесе кырда югалткан кесә телефонын урлаган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Бер ай элек кенә сатып алган телефонның чехолында шулай ук ике банк картасы да була.

23-29 июнь аралыгында полиция бүлегенең кизү частенда 52 хәбәр кабул ителгән.
Полициянең участок уполномоченныйлары алты административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган. Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүчеләр юк.

Автоинспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 67 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән бер машина йөртүчегә автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Участок уполномоченныйлары Чирмешәндә яшәүче ике кеше арасында низаг чыгуы турында хәбәр иткән, берсе икенчесенә кирпеч һәм тимер чиләк белән бәрә. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның 
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев