Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында караклар фермадагы 30 тимер улакка кызыкканнар

27 августтан – 2 сентябрьгә чаклы район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада Чирмешәннең 135 нче янгын часте белгечләрен өч тапкыр чакыртканнар.

29 август көнне Якты Тау авылында йорт янган. “Кызыл әтәч“ өйгә нык зыян салган, ярый әле, торак иминиятләштерелгән. Янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүенчә, ут казасына электр үткәргечләренең төзексезлеге сәбәп.

30 августта “кызыл машиналар“ Югары Чегодай авылы янәшәсендә – коры үләнгә, ә 2 сентябрьдә Чирмешәндә көнкүреш калдыклары полигоны янындагы урман посадкасында чүпкә капкан утны сүндерергә барганнар.

73 нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут бәла-казалары белән бәйле хәбәрләр кермәгән.

02 27 августтан – 2 сентябрьгә чаклы район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган.

Билгесез адәмнәр “Чирмешәнагрохезмәтләре“ җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе фермасыннан тимердән эшләнгән 30 улак урлап киткәннәр.

“Энергостройэксперт“ җәмгыятенең Югары Чегодай авылы янындагы котельная территориясеннән 145 метр озынлыкта бакыр эчле кабель “югалган“. Полиция хезмәткәрләре әлеге урлашулар белән бәйле тикшерү үткәрә.

03 Узган ялларда ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә 35 чакыру кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, аларның күпчелеге - йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына. Дүрт кеше көнкүрештә имгәнү алып мөрәҗәгать иткән. 1 сентябрь көнне “03“ машинасы белгечләре Чирмешән янындагы юл-транспорт вакыйгасына барганнар. Бәхеткә, анда зыян күрүчеләр булмаган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 35 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев