Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында берәүнең автомашинасыннан 10850 сумлык әйберләр урлаганнар

6-13 гыйнварда район полиция бүлегенең кизү частенда 31 хәбәр кабул иткәннәр.

Әлеге чорда район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган -  барысы да матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 42 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 11 административ беркетмә төзегәннәр. Яңа елның беренче көнендә Югары Кармалка авылы янында торган автомашинадан 10850 сумлык әйберләр урлаган гражданинга карата җинаять эше кузгатылган.

Район полиция бүлеге штабыннан хәбәр итүләренчә, узган 2020 елда районда 149 җинаять кылу теркәлгән, бу аннан алдагы елдан 68гә кимрәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев