Чирмешән районында берәү, закон бозып, спиртлы эчемлек саткан
Кеше һәм закон

Чирмешән районында берәү, закон бозып, спиртлы эчемлек саткан

Район авылларының берсендә, закон бозып, спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган. Хәзер бу хәл тикшерелә.

Гомумән, 2-8 июнь көннәрендә район полиция бүлегенең дежур частенда 29 хәбәр кабул ителгән. Бу вакытта ике җинаять эше кузгатканнар. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан дүрт административ беркетмә төзелгән.

Бер атнада бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган, шуларның икесе - автотранспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү.

Район авылларының берсендә спиртлы продукцияне закон бозып сату факты ачыкланган. Бу уңайдан административ эш кузгатылган.

Шешминкада яшәүче хатын-кыз төнлә аның капкасын шакып сүгенгән ир-атны җаваплылыкка тартуны үтенә.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев