Чирмешән районы урманнарында патруль йөри
Кеше һәм закон

Чирмешән районы урманнарында патруль йөри

Яңа ел бизәге – чыршыны үз белдекләре белән урманнан кисеп кайтучыларга штрафлар яный.

- Яңа ел алды атналарында урманнарда патруль кизү торачак. Рөхсәтсез чыршы, нарат кискән гражданнарга – 3 меңнән – 4 мең сумга, вазифаи затларга – 20 меңнән – 40 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән – 300 мең сумга кадәр штраф каралган, - ди “Чирмешән урманчылагы”ның урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Илсөяр Петрова.

Шуның өстенә урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да каплыйсы була.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев