Билгесез адәмнәр чирмешәнлегә ялган кредит рәсмиләштергәннәр
Кеше һәм закон

Билгесез адәмнәр чирмешәнлегә ялган кредит рәсмиләштергәннәр

Полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән ир-ат, билгесез затларның аның исеменә 52 мең сумга якын кредит рәсмиләштерүләреннән зар белдергән.

Әлеге уңайдан тикшерү бара. Гомумән, 3-9 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 42 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган, шул исәптән берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев