Бер бала мошенникларга әнисенең акчасын күчергән
Районда тагын бер мошенниклык факты теркәлгән.
Полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, район авылларының берсендә балигъ булмаган бала телефонда уйнап, әнисенең 30 мең сум акчасын кырыкалдарларга күчергән.
Малай онлайн уен уйнаган. Шул вакытта таныш булмаган кеше аңа уен өчен баллар сатып алырга тәкъдим иткән. Ләкин виртуаль түгел, ә чын акчага. Малай ризалаша һәм әнисенең картасының мәгълүматарын аферистларга әйтә.
Карталардан акча югалуын һәм моны, мошенникларга ышанып, уллары эшләвен белгәч, әти-әниләре полициягә гариза язган. Тикшерү бара.
Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, балаларны саклар өчен әти-әнигә аның тормышы белән кызыксынырга, хоббиларын, нинди Интернет-уеннар уйнавын белү бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев