Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала тудыру йортында бер хатын чит кеше баласын тәрәзәдән ташлаган

Стәрлетамактагы бала тудыру йортында бер хатын палатада бергә яткан ананың сабыен тәрәзәдән тотып аткан. Моңа кадәр ул депрессиядән дәваланган, дип хәбәр итә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Хатын бала тудыру йортына килгәнче психоневрологик диспансерда депрессиядән дәваланган булган. Табиблар аның хәле тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмавын раслап, хастаханәдән чыгарганнар.

16 август көнне бала тудыру йортына ике хатын-кыз китерелә. Аларның икесенең дә балалары ярып алына һәм икесен дә бер палатага күчерәләр. Кичке якта балаларны имезергә алып киләләр. Пациент урыныннан тора да чит кеше баласын өченче кат тәрәзәсеннән ташлый. Сабый алган тән җәрәхәтләреннән һәлак була.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев