3 ел пассажир булып йөрер
Чирмешән район судында, аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган машина йөртүче эше каралды.
Сентябрь аеның бер көннәрендә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре күрше Лениногорск районы Сарабиккол авылы кешесе идарә иткән транспорт чарасын туктатканнар. Машина салонында баланың махсус җайланма кулланылмыйча утыруы ачыклана. Өстәвенә, машина йөртүчесенең спиртлы эчемлекләр кулланган булуы да сизелә.
Урта яшьләрдәге ир кеше аракы эчүен таныса да, медицина тикшеренүеннән баш тарта. Әле аның машина йөртү хокукы булмавы да ачыклана.
Суд барышында ир-егет гаебен тулысынча таныган. Чирмешән район суды аңа, транспорт чараларын йөртү хокукыннан 3 елга мәхрүм ителү һәм өстәмә 380 сәгать күләмендә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев