Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Ир кеше – ил һәм хатын-кыз терәге

Ир-егетләребезнең олы бәйрәме якынлаша. Бу уңайдан газета укучыларыбызның да теләкләрен белештек.

Валентина Стекольщикова (Мордва Афонькәсе): –Мин иремә, киявемә һәм барлык ир-атларга саулык-сәламәтлек телим. Сөеклеләребез янәшәбездә булганда без таш стена артында кебек. Аларның игътибарын, изгелекләрен, сөюләрен тоеп, татулыкта, тигезлектә яшәргә язсын.

Гөлгенә Әлмиева (Югары Кәминкә): –Ир-егетләр – хатын-кызларның терәге, алар яныбызда булганда җаныбыз тыныч, көннәребез дә яктырак. Иң мөһиме - иремә, ир туганнарыма, гомумән, тирәбездәге барлык ир-егетләргә дә исәнлек телим. Алар безне шатландырып кына яшәсеннәр, тынычлык булсын.

Нина Ивлева (Казанка): –Гаиләмдә гел ир-атлар гына – ирем һәм ике улым. Мин иң элек аларга таза исәнлек, уңышлар телим. Атаана өчен балаларының гаилә корып, тигезлектә, татулыкта яшәүләре дә – зур шатлык. Улларымның сөйгәннәре белән янәшә булуларына өметләнәм.

Венера Сәлманова (Түбән Кәминкә): –Ватанны саклаучылар көне – безнең гаиләдә зур бәйрәм, чөнки Альберт абыем күптән түгел генә ил алдындагы бурычын үтәп кайтты, ә Айваз абыйны армиядән июльдә көтәбез. Без аны сагындык, тик әлегә тавышын телефоннан гына ишетәбез. Ир-атлар - Ватаныбызның, без – хатын-кызларның да ышанычлы терәге. Илләр тыныч булсын. Абыйларыма һәм әтиемә исәнлек телим, йөзләреннән елмаю китмәсен, мин аларга ышанам. Классташ егетләрне дә бәйрәм белән котлыйм, алар безнең яклаучыларыбыз булсыннар.

Рушания Гыйрфанова (Иске Кади): –23 февраль – минем ышанычлы терәкләрем булган улларымның бәйрәме. Икесе дә ил алдындагы бурычларын үтәп, сау-сәламәт кайттылар. Әтиләре арабыздан иртә китү сәбәпле, тормыш йөген яшьли тарттылар, бүген алар – минем таянычым, горурлыгым. Улларыма, гомумән, барлык ир-егетләргә таза саулык телим, тәүфыйклы балалар үстереп, тормыш иптәшләренә дә, якыннарына да игътибарлы, хөрмәтле булып яшәсеннәр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев