Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән урамнары юлларын ник киңәйтмиләр?

Нык кар яуса, район үзәгендәге кайбер юллардан машина белән түгел, җәяү йөрү дә кыенлаша. Тар юлларны, әйтик, Шешминская урамын ник вакытында һәм яхшы итеп чистартмыйлар икән? Ел саен шул хәл.

Кайчак Титов урамыннан карны төяп, читкә чыгаралар. Бу эшне башка урамнарда да оештырып буладыр.  Кайвакыт үзебез дә капка алдындагы карны кая ыргытырга белмибез. Эттерсәләр, кар бәрерлек урын булыр иде.

Вил Гыймранов.

Чирмешән авылы.

Әлеге хатка Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева болай җавап бирде: - Үзәктәге урамнарны, кибетләр янындагы автомобиль кую урыннарын машина һәм төягеч яллап чистартырга тырышабыз. Тик авылның барлык урамнарында да мондый эш башкарырга мөмкинлегебез юк. Район коммуналь хезмәтләр техникалары өлгерә алган кадәр урамнарны киңрәк ачарга тырышалар.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев