Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шешминка чиркәве гөмбәзле булды

Шешминкадагы Димитрий Солунский храмының түбәсен тутыкмаучы корычтан эшләнгән, нитротитан йөгертелгән, алтынсыман тәреле гөмбәз бизи. Гөмбәзне (куполны) махсус заказ буенча Чиләбедә эшләткәннәр, аны осталар үзләре үк урнаштырды. Изгеләндерелгән куполны урнаштырганда шешминкалылар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да халык күп җыелды. 1866-1871 елларда төзелеп, Бөек Ватан сугышы елларында гөмбәзе киселгәннән соң авыл клубы...

Шешминкадагы Димитрий Солунский храмының түбәсен тутыкмаучы корычтан эшләнгән, нитротитан йөгертелгән, алтынсыман тәреле гөмбәз бизи.

Гөмбәзне (куполны) махсус заказ буенча Чиләбедә эшләткәннәр, аны осталар үзләре үк урнаштырды.
Изгеләндерелгән куполны урнаштырганда шешминкалылар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да халык күп җыелды.
1866-1871 елларда төзелеп, Бөек Ватан сугышы елларында гөмбәзе киселгәннән соң авыл клубы буларак хезмәт иткән, соңрак склад вазифасын үтәгән, озак еллар буш торган храмны үзгәртеп коруга 2011 елда ук керешкәннәр. Бу изге эшне ниятләү белән халык акчалата ярдәм итә башлый, өмәләрдә дә актив катнашалар.
Тирә-күрше авыллар халкы, якта яшәүче авылдашлары да читтә калмаган. Казанда яшәүче Александр Наумов, Түбән Камадагы якташыбыз Николай Афанасьев, Әлмәттә гомер итүче Александр Супонинскийлар аеруча еш булышучылар. Хәтта кайбер мөселманнар да үз өлешен керткән. Ә иң зур ярдәм нефтьчеләрдән булган.
Храмны торгызуга 2 миллион 500 мең сум акча бирүдә булышкан игелекле кеше - ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдиновка да шешминкалылар бик рәхмәтле.
Якын көннәрдә дин йортының түбәсе ябылып бетә. Ишек, тәрәзәләр өчен дә акча җитәчәк. Аннан соң бинаны тышларга, эчке эшләргә дә тотынырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка чиркәү Димитрий Солунский гөмбәз