Шешминка чиркәве гөмбәзле булды
Шешминкадагы Димитрий Солунский храмының түбәсен тутыкмаучы корычтан эшләнгән, нитротитан йөгертелгән, алтынсыман тәреле гөмбәз бизи.
Гөмбәзне (куполны) махсус заказ буенча Чиләбедә эшләткәннәр, аны осталар үзләре үк урнаштырды.
Изгеләндерелгән куполны урнаштырганда шешминкалылар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да халык күп җыелды.
1866-1871 елларда төзелеп, Бөек Ватан сугышы елларында гөмбәзе киселгәннән соң авыл клубы...