Димитрий Солунский тег белән яңалыклар
-
Шәфәгать Тәхаутдинов Шешминка чиркәвен төзекләндерүгә акча биргән
ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов Шешминкадагы чиркәүне яңартуга, гаиләсе исеменнән 2 миллион 500 мең сум акча биргән. Бу изге эшкә, әлеге Димитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова әйтүенчә, бик күп авылдашларның, якташларның өлеше кергән. Храмны ремонтлау дәвам итә. Игелекле якташларыбыз, Шәфәгать Тәхаутдинов кебек...
-
Шешминка чиркәве гөмбәзле булды
Шешминкадагы Димитрий Солунский храмының түбәсен тутыкмаучы корычтан эшләнгән, нитротитан йөгертелгән, алтынсыман тәреле гөмбәз бизи. Гөмбәзне (куполны) махсус заказ буенча Чиләбедә эшләткәннәр, аны осталар үзләре үк урнаштырды. Изгеләндерелгән куполны урнаштырганда шешминкалылар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да халык күп җыелды. 1866-1871 елларда төзелеп, Бөек Ватан сугышы елларында гөмбәзе киселгәннән соң авыл клубы...