Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

Барлык дин вәкилләре дус-тату, аңлашып яшәгән Татарстанда православие традицион рәвештә мөһим рухи-әхлакый һәм социаль роль уйный.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.

"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Ике мең еллар элек Җиргә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нуры дин тотучыларның күңелендә бүген дә балкый.

Христосның туу –ихлас мәхәббәт, изгелек, гаделлек тантанасына ышаныч бирә, һәркемгә җиһанның көйле үсеш һәм рухи камилләшү принципларына нигезләнгән яшерен серләрен ачып, бакыйлыктагы тормышка өмет уята торган, төрле милләт һәм социаль төркемнәр вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торганзур бәйрәм. Ул балаларның йөзендә ихлас елмаю балкыткан, тылсым тулы гаилә бәйрәме дә әле.

Христианнар, мөселманнар, яһүдләр һәм башка дин вәкилләре дус-тату, аңлашып яшәгән Татарстанда православие традицион рәвештә мөһим рухи-әхлакый һәм социаль роль уйный. Узган ел кебек үк, 2019 ел да бу динне тотучылар өчен истәлекле вакыйгаларга бай булыр кебек: Богородица монастыреның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эшләре тәмамланачак, Казан җирендә могҗизалы буикона табылганга 440 ел тулуга багышланганчиркәү тантаналары узачак.

Православие дөньясы өчен шактый четерекле хәзерге заманда Иисус Христоска һәм Мәрьям Анага соборларда кылынган Раштуа догасы динле кешеләрнең татулыкка, бердәмлеккә һәм зирәк акыл белән гамәл кылуга омтылышын тагын да көчәйтер дип ихлас күңелдән ышанам.

Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, уңышлар, Раштуаны рухи күтәренкелек белән, шатланып бәйрәм итүегезне телим!", - диелә Президентның котлавында.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/06/178219/

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев