Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?»

Укучыбыздан килгән әлеге сорауга "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

- Баштарак фарыз һәм сөннәт гамәлләргә ачыклык кертик. Фарыз ул - Аллаhы Тәгалә тарафыннан боерылган гамәлләр. Аларны вакытың, теләгең бармы-юкмы, һичшиксез үтәргә тиешсең. Аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Ә сөннәт ул - үтәсәң - савап, үтәмәсәң, гөнаһ саналмый торган гамәлләр. Дисбе тарту исә сөннәт санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең һәр намазыннан соң тәсбих тартуын беләбез. Без дә аңардан үрнәк алыр­га тиешбез. Әгәр дә инде вакытың булмаса, каядыр соңга каласы булсаң, тәсбих тартмасаң да ярый, гөнаһлы булмыйбыз.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев