Мохтаҗларны сөендергәннәр
Дин һәм тормыш

Мохтаҗларны сөендергәннәр

Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов хатыны Лилия белән туган авыллары Иске Кади мәчетендә, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына, күп балалаы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм аларның ата-аналарына ифтар уздырганнар.

Авыл мәчете имамы Солтан хәзрәт Мөхетдинов мәҗлесне вәгазь сөйләүдән башлаган, Коръән аятьләре дә укыган.

Ифтар табынын әзерләүче пешекчеләргә: Розалия Гыймранова, Фәридә Ибраһимова, Розалия Әһлиуллиналарга мәчет имамы рәхмәтләрен җиткерде.

Рушания Гыйрфанова фотолары

 


Нет комментариев