Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәүлид ае башланды

Мөселман дөньясы Мәүлид аена аяк басты. Рабигуль-әүвәл аеның 12се - ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур вакыйгасы булган Мәүлид бәйрәме. Әлеге көннән башлап дөньяга ислам нуры җәелгән, бик күп могҗизалар булган. Рабигүл әүвәл аеның мәгънәсе - «яз башы» дигәнне аңлата. Аның борынгы исеме «Хуан». Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу...

Мөселман дөньясы Мәүлид аена аяк басты. Рабигуль-әүвәл аеның 12се - ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур вакыйгасы булган Мәүлид бәйрәме. Әлеге көннән башлап дөньяга ислам нуры җәелгән, бик күп могҗизалар булган.

Рабигүл әүвәл аеның мәгънәсе - «яз башы» дигәнне аңлата. Аның борынгы исеме «Хуан». Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәһи вәсәлләмнең Кәнәна исемле ундүртенче буын бабасы (ул гарәпләрнең шаһы була) язның әүвәлге аенда сахрада чәчәкләрнең ачылганын күреп, күңеленә бер ләззәт таба һәм хисләнеп әйтеп куя: «Рабигүл әүвәл». Вәзирләре аның бу сүзләрен шунда ук тарихка теркәп куялар һәм айны да шушы исем белән атый башлыйлар, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе - пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез.
Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла. Шулай ук рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, аның башыннан кичкән хәлләрне укып, хөрмәтләп искә төшерү дә - күркәм эшләрдән санала.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам дине Мәүлид Чирмешҗн районы