Лашман авылында Рамазан аенда ике Коръән-хафиз эшли
Дин һәм тормыш

Лашман авылында Рамазан аенда ике Коръән-хафиз эшли

Лашман авылында һәр көнне ифтар мәҗлесләре уза. Халыкның күпчелеге авылдашларын мәчеткә җыюны кулай күрә.

-Бер көнне авылда өчәр урында ифтар узган көннәр дә бар. Берсе мәчеттә булса, калганнары - өйләрдә, - диде авыл мәчете имамы Камил хәзрәт Соруртдинов. – Рамазан аенда Лашманда Самарадан һәм Казаннан ике Коръән-хафиз эшли. Тәрәвих намазларын да алар укый. Бу намазга 40-45 кеше җыела.

Табын уздыру өчен мәчеттә, үзгәртеп корылган подвалда аш-су әзерләү бүлмәсе җиһазландырылган, савыт-саба да җитәрлек. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар. Ифтарга 100-110 кеше җыела. Залларның сыйдырышлыгы зур булгач, бер көндә берничә гаилә кушылып ифтар уздыра. Ай башыннан ук бөтен көннәрне дә бүлеп бетергәннәр.

Мәчеттә табын әзерләүчеләр бар. Гаиләләр аларга азык-төлек китерәләр яки акча бирәләр һәм алар барысын да үзләре башкара. Оештыру эшләре Гаилә апа Җиһаншинага йөкләнгән, ә пешерүне мәктәп ашханәсе пешекчеләре Миләүшә Әбүнәгыймова, Илһамия Гатауллина, Гөлҗәмилә Сарыймовалар үз өсләренә алганнар. Алар ифтарда кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлый.

-Быел мәчеттә ифтар уздырырга теләүчеләр аеруча күп, үткән елда дин йортында тугыз көн генә табын көйләнгән иде, - диде имам. – Ураза тотучылар күп, араларында яшьләр дә булуы куанычлы. Биш вакыт намазга мәчеткә киләбез, анда 15ләп кеше җыела, ә җомгада 20-25ләп булабыз.

Сүз уңаенда, Лашман мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръәнне хәтем кылалар, моның өчен һәр көнне иртән дин йортына җыелалар.

Гаилә Җиһаншина фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев