Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

КОРБАН ЧАЛУ ТӘРТИБЕ

Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди. Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ...

Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди.

Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала.
Корбан чалуны үз исеменнән дип ниятләүче кеше башкарырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бу кеше корбан чала алмый икән, моны ул ышанган башка берәү үти.
Корбанга биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап) сарык яки тәкә чалына.
Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.
Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.
Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: "Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз", дигән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: "Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаган кеше безгә якын килмәсен..." Шунысы кызык: бер пенсиягә яшәгән әбиләр һәм бабайлар алдан язылып, корбан чалалар, ә аларның хәлле балалары моны эшләмиләр. Әгәр дә пенсионерлар корбан чалырга мөмкинлек табалар икән, яшьрәк буын да елга бер тапкыр мондый мөмкинлекне таба ала. Шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгаләгә бездән ит тә, май да, тире дә кирәкми. Без Аның безгә биргән мәрхәмәте өчен рәхмәт йөзеннән корбан чалабыз, һәм шуның ярдәмендә гөнаһлардан котылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан чалу кем корбан чалырга тиеш