Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ифтарны нидән башларга?

Көне буе ризыктан, судан тыелып торган кеше ифтар вакыты җиткәч, ризык кабул итүгә аеруча да игътибарлы булырга тиеш. Нәрсә белән авыз ачарга киңәш ителә?

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта”, – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).

Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң бер стакан су эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.

Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк.
Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр.
Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый. Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.

Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиеш:
1нче өлеше – ризыкка,
2нче өлеше – суга,
3нче өлеше – һава өчен.

Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туйганлыгыбызны сизеп, ашаудан туктау дөрес булыр.

Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул итсен”, - дип яза “Дин турында”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев