Чирмешән районының 23 мәчетендә  Ураза гаете укылачак
Дин һәм тормыш

Чирмешән районының 23 мәчетендә Ураза гаете укылачак

Мөселман халкының әлеге олы бәйрәме 10 апрельгә туры килә.

Район мөхтәсибәтеннән әйтүләренчә, бу көнне районның 23 мәчетендә дә гает намазлары укылачак. Мәчеткә 5 сәгать 30 минуттан да соңга калмыйча килү кирәк. Бу вакытта Коръән уку башлана, вәгазь дә була. Гает намазы сәгать 6да башлана.

Тагын бер олы мөселман бәйрәме – Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.


Нет комментариев