Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр мәчеткә укырга йөри

Белем, дин сабагы алырга бер вакытта да соң түгел. 54 яшемдә, дөрес, соңгарак калдым, эштән туктагач, үзлегемнән өйрәнеп намазга бастым. Аллага шөкер, инде ун елдан артык биш вакыт намазны калдырганым юк, 2017 елда Хаҗ кылу да насыйп булды. Ирем дә намаз укый, җомга намазларына мәчеткә бара.

Ун еллар элек үзәк мәчеттә дин дәресләре укытыла башлагач, анда йөрдем. Өч ел уку дәверендә гарәпчә укырга өйрәндем, Коръәнне гарәп графикасында укыйм. Белгәннәрне, кагыйдәләрне, онытмас өчен, һәр көнне кабатлап торырга кирәк. Шулай да, хаталарны төзәтергә укытучы булмагач, укыганда ялгышлар җибәрелә. Ә инде быел Мөшбикә мәчетендә дин дәресләре укытыла башлагач бик теләп анда бардым.

Гарәпчә укый белүчеләр төркеменә сигез хатын-кыз йөрибез. Укытучыбыз – Диләрә Ханова сишәмбе кичендә безгә ике дәрес бирә. Бер дәрестә кагыйдәләрне искә төшереп, дөрес итеп укырга өйрәнсәк, икенчесендә дин сабагы нигезләрен укыйбыз. Нәкъ мәктәптәге кебек, өй эшләре дә бирә укытучыбыз. Атнаның башка көннәрендә өйдә шөгыльләнәбез, өйрәнгән кагыйдәгә туры килгән сүрәләрне дәрескә язып киләбез.

Еш кына, вакыт, мөмкинлек юк, эшлибез дип, төрле сәбәпләр табабыз. Дин юлына басу өчен бары теләк һәм ният кенә кирәк. Бер өйрәнә башлагач, ул үзенә тартып тора. Укытучылар булганда өйрәник, рәхмәт кенә аларга.

Кадрия Мөхәммәтшина.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев