Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә ипи пешерергә дә өйрәтәләр

Чирмешәндәге әлеге мәчеттә мөселман балалары өчен дүрт көнлек ял оештырдылар.

Кышкы каникуллар вакытында биредә унбишләп малай дин сабагы өйрәнә, уеннарда катнаша, бер-берсе белән аралаша.

-Мәчеттә бик кызык, - ди 6 яшьлек Фәнил Төхвәтуллин. – Кичә туп белән уйнадык, пицца ашап сыйландык. Нәрсә сорасаң, шуны пешерәләр. Без татарча да, русча да беләбез.

Илсур Хәйруллин монда оештыручы, ярдәмче ролендә. Ул Яр Чаллыдагы Ак мәчет мәдрәсәсендә  гыйлем ала икән. Әле кышкы каникулда.

-Балаларның ялын кызыклы итәргә тырышабыз, - ди мәчет имамы Рафаэль Сафин. – Кичә химик реакцияләр ясап карадык, бүген бергәләп ипи пешерү серләрен өйрәнәчәкбез. Дин, әхлак турында сөйләшүгә, уеннарга да вакыт кала. Төшке аш та әзерлибез.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев