Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә 250 урынлы яңа мәчет төзелә

Чирмешәндә, Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында булачак мәчетнең цоколь этажы салынып бетә. Район үзәгенең бу өлешендә соңгы елларда шактый күп торак йортлар калкып чыкты. Бу микрорайон да тиз үсә. Татарлар да күп яши. Билгеле, монда мәчет кирәк. 250 кешегә исәпләнгән дин йортын иганәчеләр, Әмирдә туып - үскән, бүген Сургутта яшәүче...

Чирмешәндә, Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында булачак мәчетнең цоколь этажы салынып бетә.
Район үзәгенең бу өлешендә соңгы елларда шактый күп торак йортлар калкып чыкты. Бу микрорайон да тиз үсә. Татарлар да күп яши. Билгеле, монда мәчет кирәк.
250 кешегә исәпләнгән дин йортын иганәчеләр, Әмирдә туып - үскән, бүген Сургутта яшәүче эшмәкәрләр: бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар төзетә. Мәчет аларның әниләренең исемен - Мөшбикә исемен йөртәчәк.
Бүген районда 23 мәчет бар. Иске Кадида ике мәчет эшли.
-Заманча технологияләргә нигезләнеп, барлык ислам кануннарын саклап төзелүче ике манаралы яңа мәчеттә намаз укый торган берничә зал булачак, хатын - кызлар өчен аерым урын каралган, - ди Миндар Әгъзам улы. - Цоколь өлешендә административ бүлмәләр ясарга планлаштырабыз. Биредә тәһарәт бүлмәсе, ашханә һәм балалар укыту өчен класслар булдыру да күздә тотыла. Иман йортын, Алла теләсә, биш елда төзеп бетерергә ниятлибез. Бәлки, көтелмәгән кыенлыклар тумаса, тизрәк тә булыр. Быел планлаштырылган эшләрне тәмамлап, кышын материал кайтартачакбыз.
Сүз уңаеннан, Әгъләмовлар Сургутта төзелгән мәчеткә дә үз өлешләрен керткәннәр, хәзер дә материаль ярдәм күрсәтеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Дин һәм тормыш яңа мәчет