Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән яшелчәләре Ульяновск өлкәсенә дә киткән

Район халкы быел да бакчаларында үстерелгәннән өлеш чыгарды. Инде ун тоннадан артык яшелчә мәдрәсәләр шәкертләренә озатылды.

-Быел яшелчә артык уңмаса да, дин кардәшләребез  гошер сәдакасыннан булдыра алган кадәр өлеш чыгарды, рәхмәт, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Иске Кади, Яңа Кади, Тукай, Якты Тау, Югары Кәминкә, Туймәт, Түбән Чегодай авыллары бакчаларында үскән бәрәңге, кишер, суган, кабак инде шәкертләргә барып җитте. Былтыр районнан 60 тоннадан артык  яшелчә озаткан идек.

Яр Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсеннән яшелчәне “ГАЗель” автомобиле белән килеп алганнар. Әлмәтнең Ризаетдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсенә дә өч тонна яшелчә төяп җибәргәннәр. Казанның Әхмәтһади Максуди исемендәге мәдрәсә шәкертләренә - биш, Ульяновск өлкәсенең Биләр мәдрәсәсенә өч тонна гошер сәдакасы озатылган.

-Гошер сәдакасы җыю дәвам итә. Яшелчәне халык авыл мәчетләренә китерә, аннары аларны шәһәрләрдән килеп алалар, - диде мөхтәсиб.

фото: Рамил Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев