Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Бу чирне җибәрүче – Аллаһы Тәгалә..."

Шифасын бирүче дә – Ул гына

Раббыбыз безгә зур сынау җибәрде. Коронавирус кагылмаган гаилә инде калмагандыр. Чир тарала гына башлаган вакытта аны җитди кабул итмәүчеләр булса да, бүген инде андыйлар бермә-бер кимеде. Әмма әлегәчә табылып торалар.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ. Раббыбыз милади исәп белән 2021 елны бәрәкәтле кылсын. Һәрбарчабызга бәхет-сәгадәтькә ирешүләрне насыйп итсен.

Бу дөнья – сынау дөньясы. Аллаһы Тәгалә «Әл-Бәләд» сүрәсендә Үзе дә болай дип әйтә:«Без кешене михнәттә, мәшәкатьтә халык кылдык» (90:4).

Адәм баласы Җир шарындагы яшәешен мәңгелек итеп кабул итсә дә, шушында яшәдем, үлдем – шуның белән тәмам дип уйласа да, реинкарнация кебек ялган фикерләр белән үз-үзен алдаса да, асыл хакыйкать бары тик бер генә. Бу дөнья – ахыйрәт тормышына әзерләнү генә. Һәм тормышыбызның җиңеллеге дә, авырлыгы да – бары тик сынау гына. Шөкер итә белербезме, рәхмәтле булырбызмы, сабыр итеп түзәрбезме, әллә тәкъдиребездән риза булмабызмы?

Раббыбыз безгә зур сынау җибәрде. Коронавирус кагылмаган гаилә инде калмагандыр. Чир тарала гына башлаган вакытта аны җитди кабул итмәүчеләр булса да, бүген инде андыйлар бермә-бер кимеде. Әмма әлегәчә табылып торалар. Чикләүләрне кабул итмичә, гел үзләренчә кыланырга теләүчеләр һаман да очрый. Шуны аңлыйк: бу чирне җибәрүче дә, чикләүләрне кертүче дә, безне уйланырга мәҗбүр итүче дә – Аллаһы Тәгалә. Һәм шифасын бирүче дә – бары тик Ул гына.

Ләкин бу адәм баласына чир көтеп ятасы дигән сүз түгел. Дөябезне бәйләмәдек икән – аның югалуына башкаларны гаепләмик. Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк. Сакланыйк. Уяу булыйк. Мөселман өммәтенә уяулык күрсәтергә вакыт җитте! Мәчеткә битлексез кертмәгән бабай белән кара яндырып талашуга, тавыш чыгаруга, җәһәннәм белән куркытуга калдымы мөселманнар?! Бу сынау. Һәм без аны җәннәткә лаек булырлык итеп узарга тиешбез.

 

Шушы чир бик күп кардәшләребезнең бакыйлыкка күчүенә сәбәпче булды. Аллаһы Тәгалә аларга шаһитлек дәрәҗәсен бирсен. Сулыш алырга да интегүләре өчен гөнаһларын кичерсен. Урыннарын җәннәтнең түрендә кылсын. Әмма онытмыйк. Бу чир – бер сәбәп кенә. Кайда, кайчан, ничек үләчәкбез – беребез дә белми. Бу без анабыз йөрәк астында булган чагыбызда ук язып куелган тәкъдиребез. Якыннарын югалтканнарга Рабыббыз күркәм сабырлык бирсен иде. Коръән, намаз укып, дога кылып, зикер-тәсбихләр әйтеп күңелегезгә тынычлык табарга тырышыгыз. Ачыргалану да, бәргәләнү дә берничек тә ярдәм итә алмый.

Чиргә каршы көрәшүче табибларыбыздан Раббыбыз разый булсын. Без бу авыру турында теләсә нинди фикердә була алабыз. Инде әйтелгәнчә, коронавирус чире юк, дип уйлаучылар әле һаман да бар. Үзләрен сакламаучылар, башкаларны уйлап тормаучылар. Шуңа өстәп чирнең килеп чыгышы турында «дәлилле» фикере булучылар. Имеш, тегендә уйлап чыгарганнар, космостан төшергәннәр һ.б. Без шулай «файдалы» фикер йөртүдә яши биргәндә табиблар көн дә чир белән күзгә-күз очраша. Үзләрен, туганнарын куркыныч астына куя. Төннәрен йокламый. Барысы да – чирне җиңү, безне исән калдыру өчен. Аллаһы Тәгалә һәр табибтан разый булсын.

Безнең сәламәтлегебез ул - әманәт. Тәнебезне, җаныбызны сакларга тиешбез. Бу – изге бурычыбыз. Шушы чирләрне күреп тә, үзебезне мәңгелек дип уйлыйбызмы? Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һаман да ышанмыйбызмы? Ул кушканнарны үтәүдән һаман да тыелып калабызмы? Намазны пенсиягә чыккач укырга планлаштырабызмы? Уйланыйк, мөхтәрәм җәмәгать. Өстебездән хисап кылынганчы, үз-үзебезгә хисап ясыйк.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

фото: архив

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев