Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Аллаһ моңарчы саклады, монысында да сакласын иде". Әмир авылы халкы мәчет түбәсеннән кар төшергәндә егылып имгәнгән имам исәнлегенә догада

Бәла аяк астында, диләр. Чирмешән районы Әмир авылы имамы намазга киткән җиреннән уңышсыз егылып төшеп, хастаханәгә эләгә. Башкаларга кар төшә күрмәсен дип, мәчеткә керү юлында ясалган козерыктан кар төшерәм дип менгән җиреннән баскычтан аягы таеп китә. Үз туган көнендә – 1 февральдә шундый бәхетсезлеккә тарый. Бүген 1941 елгы Люцир хаҗи Зыятдинов Әлмәт хастаханәсендә табиблар кулында.

Әмир авылы фельдшеры Зөлфия Вәлиева“Интертат”ка 1 февраль көнне булган вакыйганы искә алып сөйләде. Ул Әмир авылында күршедәге Лашман авылыннан килеп эшли.

– Баскыч төбендәге козырек өстеннән кар төшермәкче булган инде. Тик баскычтан аркасы белән килеп төшкән. Мин килгәндә, мәчеткә алып кергәннәр иде. Иртән ыңгырашкан тавышын ишеткән ир-атлар, аны мәчеткә алып кергәннәр иде. Люцир абый аңында иде, тик имгәнеп, кайсыдыр төше сынганы күренеп тора. Уколлар кададым да, районнан ашыгыч ярдәм чакырттым. 10-15 минут эчендә машина килеп тә җитте, алып та киттеләр, ди Зөлфия Вәлиева.

Люцир хаҗи авылда тормыш иптәше Венера апабелән гомер кичерә. Люцир хаҗи авылда имам булып ун еллап эшли.

– 60 та пенсиягә чыкты, аңарчы әнисеннән сорашып, намазларын өйрәнә иде инде. Буш вакытларында мәчеткә барып, намаз укыды. Аннары мулла ясап куйдылар. 1 февральдә җомга көнне булды бу хәл – үзенең туган көнендә. Иртән намазга китте. Тыкырыкта сукмак начар, шуңа күрә мәчеткә чаңгы белән йөри. Мәчет елганың аръягында, бер тау төшәргә, берне менәргә кирәк.

Мәчетнең уты күренеп тора, мин аның кайтырга чыкканын гадәттә гел карап торам. Фельдшер шалтырата берзаман: “Люцир абый белән нәрсә булганын аңлап бетерә алмадым телефоннан, кайда ул”, - ди. Мин аның мәчеттә, әле иртәнге намаздан кайтмаганын әйттем. Берәр нәрсә булдымы икән әллә, фельдшер иртәнге 7 тулганда ник шалтырата икән, дип гаҗәпләндем. Киенергә тотындым, күрше хатын Нәфисә “Курыкма, Люцир абый егылып төшкән, хәле бик начар түгел” дип мине юатты да, мин ишекне дә бикләмичә шунда чаптым.

Кызу-кызу эшли иде һәр эшне

Кызу-кызу, җәһәт кенә эшли инде үзе, безнең кебек әкрен түгел. Ул мәчетнең ишек төпләрен ялт итеп гел көрәп тора. Ашыгып менгәндер дә инде, кеше өстенә төшмәсен дип, тиз генә кар төшерәм дигәндә, аягы тайган да төшеп киткән. Мәчет буена баскычын сөяп куеп менгән инде үзе. Күрәсең, яхшылап баса алмыйча төшеп киткән. Әллә аяк белән баскан, әллә яны белән сөялгән – кем белсен, сораша да алмадык әле. Үзенең кузгаткан кары гына төшкән өстенә, ул күп кар да түгел, аны шул аягы таеп егылуы имгәткән. Мин килгәндә, кертеп салганнар иде – “эчәсе килә” ди, су эчердем. “Кулымны күтәреп тор әле” дип тә үтенде. Шөкер, ашыгыч ярдәм озак көттермәде, носилка белән Чирмешән хастаханәсенә, аннан Әлмәткә озаттылар. Чирмешәндә инде “мин монда гына ятам” дигән. Юк, алай булмый, дип Әлмәткә реанимациягә алып киткәннәр. 1 февральдән шунда ята, - дип сөйләде “Интертат”ка Венера апа.

Люцир абый алдагы көн пәнҗешәмбе көнне дә чаңгы белән урманга барган булган.

– Урман ерак түгел бездән. Ул шулай чаңгы белән йөрергә ярата инде, әле бу арада “кар йомшак, кар каткач барам” дип бик йөргәне юк иде. “Иии, урман шулкадәр матур инде!” дип сокланып кайткан. Әйтерсең, урманны күргәне юк! Кайткач, хозурланып шуны сөйләп торды әле миңа. Аннары зират әрвахларына намазлар укып кайтты, кайткач мунчалар якты, мунчалар кердек, дип искә ала Венера апа.

Ул хәзерге вакытта Люцир абзыйның хастаханәдә реанимациядә ятканын әйтте.

– Табиблар әле операция-мазар димәделәр, әле балалар да шалтыратып әйтмәде, үзләре һәр көнне кайтып-китеп йөри инде. Әтиләрен күргәннәре юк, реанимациягә кертмиләр. Сестралар гына чыгып хәлне әйтә, ди. Ашамый- эчми, системада ята әле. Хәле юк иде әле бүгенгә кадәр, хәзер ничектер – белмим. Бүген балалардан сорашырмын инде.

Ике кабыргасы сынып, умырткалыкны да чатнаткан диләр. Бөтен җирен тикшереп чыктылар, бавырлары, йөрәкләре әйбәт дигәннәр кебек. Калган ягы ничек була инде...

Люцир хәзрәт (сулда) китапханәдә. Фәрхәт Нуретдинов фотосы

Ул күп егылды инде...

Люцир хәзрәтнең үз гомерендә беренче егылуы түгел. Венера апа аның тынгысыз җан булуы, гел нидер эшләргә атлыгып торуын әйтте.

– Эшкә чума инде, тиктормас, тынгысыз, егылам дип тә тормый. Ул күп егылды инде. Аллаһ саклады моңарчы. Монысында да сакласын иде инде. Бервакыт үзебезнең ызба башына калай буярга менде дә, тамган буяга аягы таеп, егылып төште. Чыктым да келәткә он алырга дип, “мин ызба башыннан егылып төштем” ди. “Кит әле, ызба башыннан егылып төшкән кеше шулай басып торамы? Кулың да, аягың да исән” дим тегеңә.

Аннары печән өйгәндә бер егылган иде. Үрмәләп керде инде өйгә, носилка белән капка төбеннән озаттык. Ишек төбенә килде ашыгыч ярдәм. Анда да умырткалык баганасы бәрелгән иде, сынмаган иде.

Мунча түбәсе башыннан да шифер япканда егылып төште. Душта коенганда өстән бер очлы такта төшеп, маңгаен сыдырып үткән иде. Маңгаен тектеләр, ничек үпкәгә кермәгән – Аллаһ саклаган инде. Бу юлы ничек булыр инде – Аллаһка тапшырган.

Әмир авылы мәдәният йорты мөдире Фәрхәт НуретдиновЛюцир хәзрәт Зыятдинов белән бергә эшләгән вакытларын искә төшерде.

– Без аның белән нефтьчеләрдә эшләдек. Ул вахта йөртте. Пенсиягә чыккач, авылның имамы булды. Ярдәмчел, һәркемгә булышырга гына тора, - дип бәяләде авылдашын.

Без дә редакция исеменнән Люцир хәзрәт Зыятдиновның тернәкләнеп аяка басуын, хастаханәдә дәваланып, тиз арада туган авылына кайтуын теләп калабыз.

Әлмәт шәһәре "Татнефть" медицина-санитар часте матбугат хезмәте "Татар-информ" агентлыгына Люцир хаҗи Зыятдиновның хәле тотрыклы авыр булуын әйтте. Хастаханәдән хәбәр итүләренчә, Люцир хәзрәтнең умыртка баганасының 2 һәм 4 нче умырткалары сынган, арка мие кысылмаган. Сул һәм уң яктан кабыргалары сынган. Сул яктан гематоракс – бу плевраль куышлыкта кан җыелу. Үпкә тамырларыннан, күкрәк куышлыгыннан кан китү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

"Реанимациядә ята, хәле тотрыклы авыр, аңында. Консерватив дәвалау уздырыла. Операция әлегә кирәкми. Гемоторакс дренажланган, яки ярадагы сүле көпшәләр ярдәмендә агызылган", - дип хәбәр итәләр хастаханәдән.

 

Әмир авылы мәчете һәм Люцир хәзрәт. Марат Гомәров фотолары

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/alla-mo-archy-saklady-monysynda-da-saklasyn-ide-mir-avyly-khalky-m-chet-t-b-senn-n-kar-t-sherg-nd-eg/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дин һәм тормыш