Әккәрәй авылында боздан киселгән зур хач (тәре) төнлә дә күренә
Әккәрәй авылында православ христианнарның Кач ману (Крещение) бәйрәменә әзерләнәләр.
Авылдашлар Кече Сөлчә елгасыннан кисеп алып, боздан тәре бастырдылар.
Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов әйтүенчә, монда Кач ману бәйрәмендә су керүчеләр өчен бәке (купель) ачылган, баскычлар ясалган. Купель янындагы тәре исә караңгыда да күренә: аңа яктырткыч урнаштырганнар.
Кач ману бәйрәмендә изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада бәкеләрдә махсус әзерләнгән урыннарда коена.Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә.
Михаил Кваков фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев