Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

2019 елда Корбан һәм Ураза гаете кайчан була?

Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә.

2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры — 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана. Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) — Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм — Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәмөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/2019-elda-korban-m-uraza-gaete-kaychan-bula/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дин һәм тормыш