31 октябрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндәге “Тоннель”дә туктатылган машина йөртүчеләрнең яртысы кагыйдә бозган
ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада район үзәгендә үткәрелгән “Тоннель” профилактик операциясе вакытында 40 машина йөртүчене тикшереп, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 20 очрагын ачыклаганнар.
-
Вилдановлар гаиләсеннән бар да диктант язды
Чирмешән лицеенда узган “Татарча диктант” акциясендә 85 райондашыбыз катнашкан, шуларның 34 се биремне “5” ле билгесенә башкарган.
-
РФ Мәгариф министрлыгы тарих фәне буенча мәҗбүри БДИ кертергә җыена
Моңа кадәр рус теле һәм математикадан булган бердәм дәүләт имтиханнары мәҗбүри иде. Россия Мәгариф министрлыгы 2022 елдан соң тарих фәне буенча мәҗбүри БДИ кертергә планлаштыра, дип яза ведомство башлыгы Ольга Васильевага сылтама белән ria.ru.
-
Түбән Кармалкада сугыш ветеранын соңгы юлга озаттылар
Түбән Кармалкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Мордвиновны соңгы юлга озаттылар. Александр Григорьевичка 10 июльдә 93 яшь тулган булган.
-
Чирмешән юлчылары кышкы режимда эшли
Октябрьнең соңгы көннәрендә районга кыш килеп “карады” - кар яуды. Бу көнне “Татавтодор” АҖ Аксубай филиалының район юллар ремонтлау һәм төзү участогыннан дүрт техника үзләре карамагындагы трассага чыгып киткән. Алар үзләре үк юлларны кардан да чистарта, ком-тоз катнашмасы да сибә.
-
Сүз белән генә 130 мең “эшләгән”
Алдакчылар көннән көн остара, шомара бара. Кешене алдап, төп башына утыртуның әлә нинди яңа ысулларын табып кына торалар. Шушы көннәрдә Казанда яшәүче бер хатын-кыз ике елга колония җирлегенә хөкем ителә. 27 яшьлек хәйләкәр хатын ике ел эчендә 20 кешене алдарга өлгерә.
-
Туймәттә дә яңа ФАП булачак
Быел Яңа Элмәле авылында блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Аны тиздән ачарга тиешләр. Ә киләсе елда саргылт төстәге мондый бинаны Туймәттә төзергә планлаштырганнар.
-
Беренче кар “корбаннары”
Узган якшәмбе көнне яуган беренче кар озак ятмады үзе, икенче көнгә эреп тә бетте. Әмма шул арада да җәйге көпчәкләр белән юлга чыккан машина йөртүчеләр арасында юл казаларына эләгүчеләр булган.
-
Бабайлар әйткән : “Салкыннар алдыннан су коеларда,елгаларда күтәрелә ”,- дигәннәр
Бүген 31нче октябрь районыбызда көндез 0 градус, төнлә -5 градус булачак.