31 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әни, сатып ал!
Балагыз бүгеннән үзен чын шопоголик кебек тотамы? Сәүдә үзәгендә аның бар нәрсәне сатып аласы килә? Киләчәктә ни булыр? Барлык теләкләрне канәгатьләндерү өчен каян акча җиткерергә? Кибеткә, ипи алырга керү белән балагыз тәм -томнар, газлы су, чипсалар киштәләренә ташланып, сездән әйбер сатып алуыгызны таләп итәме? Әгәр алмасагыз елый, истерика оештырамы? Әле...
-
Иске Кадида Айбулат белән хушлаштылар
Казанда KIA Optima һәм ВАЗ-2107 автомашиналары бәрелү аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә безнең район егетенең гомере өзелгән. Иске Кадидан 19 яшьлек Айбулат Нуретдиновны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Казанның Ямашев һәм Мусин урамнары киселешендә төнлә булган бу юл һәлакәтендә алты кеше имгәнә. Якташыбыз пассажир булып утырган "Җиделе" машинасын KIA автомашинасы...
-
Чирмешәндә Президент сайлауларына әзерләнәләр
Россия Президентын сайлауларга кадәр бер ай ярым вакыт калды. Тавыш бирүгә әзерлек ничек баруы хакында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин түбәндәгеләрне сөйләде: -Территориаль сайлау комиссиясе эшкә кереште. Районда 34 сайлау участогы оештырылды, аларның чикләре билгеләнде. Хәзер сайлаучылар исемлеге аныклана. Районда барлыгы 14996 сайлаучы, дөрес, сайлауларга кадәр аларның саны...
-
Чирмешән районында янгын сүндерүчеләргә - “бишле“
"Кармалка" нефть объектында "Күтәмә" янгын часте - 77 аерым посты һәм "Ямаш" янгын часте 77 хезмәткәрләренең берләштерелгән өйрәнүләре узды. "Ут капкан" резервуарны сүндерү өчен 5 берәмлек янгын-коткару техникасы һәм 23 кеше җәлеп ителгән. Белешүебезчә, эшләрен тиешенчә башкарган янгын сүндерүчеләргә "бишле" куйганнар. Архив фотолары
-
Иске Сережкино авылында төлкеләр башка күренми
Узган елның сентябрь аенда "Безнең Чирмешән" район газетасында Иске Сережкино авылына төлкеләр "һөҗүм итүе" хакында мәкаләм басылып чыккан иде. Шуннан соң Иске Үтәмеш авыл җирлегендә аучылар тарафыннан бу җәнлекләрне ату оештырылды. Хәзер безнең авылда төлкеләр күренгәне юк. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча комитетыннан миңа хәбәр итүләренчә, бирелгән рөхсәт нигезендә, Иске Үтәмеш...
-
БӘРӘҢГЕЛЕ ҺӘМ ГӨМБӘЛЕ ЧЕБУРЕК
Чебурекны яратмаган кеше юктыр ул. Әллә формасы шундый инде, карап торышка ук телдә тәмен тойгандай буласың. Кибетләрдә аның нинди генә эчле кбелән әзерләнгәнен сатмыйлар: итлесе дә бар, сыр һәм казалклысы да, хәтта балласын да пешерәләр. Кибеттән алган - кибеттән алган инде, өйдә үзең пешергәненә ни җитә! Бүген без чебурекны бәрәңге...
-
Ивашкинода читтәге инвесторларга мохтаҗлык юк, үз җирләрен үзләре эшкәртә
Быел Ивашкино мәдәният йортына төзүчеләр киләчәк. Моннан 50 ел чамасы элек колхоз көче белән төзелгән бинаны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән. Димәк, мәдәният учагы эчтән дә, тыштан да яңа төс алачак, җылылык системасы да ясалачак. Әлеге авылда узган халык җыенында урам юлларының тагын байтак өлешен норматив хәлгә китерәчәкләрен, бу мөһим...
-
«Халкым минем» тапшыруы — «Татар кызы 2017» (ВИДЕО)
«Татар кызы 2017» бәйгесе турында «Халкым минем» тапшыруы. tatar-congress.org фотосы
-
Чирмешәнлеләргә йөртү таныклыгын күпфункцияле үзәктә дә алырга мөмкин
Машина йөртү таныклыгын алмаштыру вакыты килеп җитте, аның өчен нинди документлар кирәк? Самат. Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Кашаев түбәндәгече җавап бирде: - Таныклыкны алмаштыру өчен гариза, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ, йөртү таныклыгы, дәүләт пошлинасы (2 мең сум) түләү турында мәгълүмат һәм медицина белешмәсе кирәк,...