Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Президент сайлауларына әзерләнәләр

Россия Президентын сайлауларга кадәр бер ай ярым вакыт калды. Тавыш бирүгә әзерлек ничек баруы хакында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин түбәндәгеләрне сөйләде: -Территориаль сайлау комиссиясе эшкә кереште. Районда 34 сайлау участогы оештырылды, аларның чикләре билгеләнде. Хәзер сайлаучылар исемлеге аныклана. Районда барлыгы 14996 сайлаучы, дөрес, сайлауларга кадәр аларның саны...

Россия Президентын сайлауларга кадәр бер ай ярым вакыт калды. Тавыш бирүгә әзерлек ничек баруы хакында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин түбәндәгеләрне сөйләде:

-Территориаль сайлау комиссиясе эшкә кереште. Районда 34 сайлау участогы оештырылды, аларның чикләре билгеләнде. Хәзер сайлаучылар исемлеге аныклана. Районда барлыгы 14996 сайлаучы, дөрес, сайлауларга кадәр аларның саны үзгәрергә мөмкин.

Быелгы президент сайлауларында яңалык бар: сайлаучы кайда гына булса да, ул үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә ала. Бу бер урында теркәлеп, икенче җирдә яшәүчеләргә, командировкаларга, ял итәргә китүчеләргә, кунакка баручы кешеләргә кагыла. Аларга үзләрен шул урында сайлаучылар исемлегенә кертү хакында алдан гариза язарга кирәк. Моны шәхсән территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша онлайн эшләргә мөмкин. Гаризалар кабул итү сайлауларга кадәр 45 көн алдан башлана һәм 5 көн алдан, сайлау алдыннан - дүшәмбе көнне төгәлләнә. Бу очракта сайлаучыны теркәү урыны буенча исемлектән сызалар һәм икенче - шул вакытта булган урыны буенча исемлеккә кертәләр.

Чирмешәндә күпфункцияле үзәк филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Титов урамы, 26.

Гаризаларны 31 гыйнвардан - 12 мартка кадәр күпфункция-ле үзәкләрдә һәм территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин.

Район территориаль сайлау комиссиясе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чирмешән, Беренче Май урамы, 27, 1нче кат.

Телефоннар: 8-917-891-69-92 (рәис); 8-927-400-02-19 (секретарь).

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined әзерләнәләр Президент сайлауларына