Иске Сережкино авылында төлкеләр башка күренми
Узган елның сентябрь аенда "Безнең Чирмешән" район газетасында Иске Сережкино авылына төлкеләр "һөҗүм итүе" хакында мәкаләм басылып чыккан иде. Шуннан соң Иске Үтәмеш авыл җирлегендә аучылар тарафыннан бу җәнлекләрне ату оештырылды. Хәзер безнең авылда төлкеләр күренгәне юк. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча комитетыннан миңа хәбәр итүләренчә, бирелгән рөхсәт нигезендә, Иске Үтәмеш...
Узган елның сентябрь аенда "Безнең Чирмешән" район газетасында Иске Сережкино авылына төлкеләр "һөҗүм итүе" хакында мәкаләм басылып чыккан иде. Шуннан соң Иске Үтәмеш авыл җирлегендә аучылар тарафыннан бу җәнлекләрне ату оештырылды. Хәзер безнең авылда төлкеләр күренгәне юк.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча комитетыннан миңа хәбәр итүләренчә, бирелгән рөхсәт нигезендә, Иске Үтәмеш авыл җирлеге территориясендә район аучылары тарафыннан 26 төлке алынган. Безнең үтенечебезгә колак салып, тиешле чараларын күргән һәркемгә рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев