Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләргә йөртү таныклыгын күпфункцияле үзәктә дә алырга мөмкин

Машина йөртү таныклыгын алмаштыру вакыты килеп җитте, аның өчен нинди документлар кирәк? Самат. Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Кашаев түбәндәгече җавап бирде: - Таныклыкны алмаштыру өчен гариза, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ, йөртү таныклыгы, дәүләт пошлинасы (2 мең сум) түләү турында мәгълүмат һәм медицина белешмәсе кирәк,...

Машина йөртү таныклыгын алмаштыру вакыты килеп җитте, аның өчен нинди документлар кирәк?

Самат.

Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Кашаев түбәндәгече җавап бирде:

- Таныклыкны алмаштыру өчен гариза, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ, йөртү таныклыгы, дәүләт пошлинасы (2 мең сум) түләү турында мәгълүмат һәм медицина белешмәсе кирәк, -ди ул.- Әлеге документлар белән дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә яисә күпфункцияле үзәккә мәрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хәзер машина йөртү таныклыгын алмаштыру яки алу өчен, шулай ук автомототранспортны теркәү өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә интернет аша да язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталына (gosuslugi.ru) электрон вариантта гариза тапшырасың һәм анда күрсәтелгән вакытта ЮХИДИ бүлекчәсенә киләсең.

Бердәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша (gosuslugi.ru) гариза биргәндә һәм дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама да алырга мөмкин.
Юл кагыйдәсен бозган өчен түләнмәгән административ штраф турындагы мәгълүмат та бар бу порталда. Банк картасы ярдәмендә аны шул минутта ук түләп була.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр дә алырга мөмкин күпфункцияле үзәктә йөртү таныклыгын