Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

​БӘРӘҢГЕЛЕ ҺӘМ ГӨМБӘЛЕ ЧЕБУРЕК

Чебурекны яратмаган кеше юктыр ул. Әллә формасы шундый инде, карап торышка ук телдә тәмен тойгандай буласың. Кибетләрдә аның нинди генә эчле кбелән әзерләнгәнен сатмыйлар: итлесе дә бар, сыр һәм казалклысы да, хәтта балласын да пешерәләр. Кибеттән алган - кибеттән алган инде, өйдә үзең пешергәненә ни җитә! Бүген без чебурекны бәрәңге...

Чебурекны яратмаган кеше юктыр ул. Әллә формасы шундый инде, карап торышка ук телдә тәмен тойгандай буласың. Кибетләрдә аның нинди генә эчле кбелән әзерләнгәнен сатмыйлар: итлесе дә бар, сыр һәм казалклысы да, хәтта балласын да пешерәләр. Кибеттән алган - кибеттән алган инде, өйдә үзең пешергәненә ни җитә!

Бүген без чебурекны бәрәңге һәм гөмбә белән пешерербез. Эшне тагын да тизләтү өчен камырның да әзерен генә кулланырбыз. Камыр басып ятарга вакыты булмаган хуҗабикәләр өчен әйбәт тәкъдим бу. Тәвәккәллибезме?

Кирәк:

* 1 кап әзер камыр (чебурек өчен махсус камыр да сатыла). Аннан 13 данә чебурек чыга.

Эчлек өчен:
* 3-4 данә бәрәңге;
* 15 г гөмбә;
* 2 данә суган;
* тоз, борыч;
* кыздырырга үсемлек мае.

Эш барышы:

1. Бәрәңгене әрчеп, кайнап торган тозлы суда әзер булганчы пешерәбез. Суы күп булса, беразын бушатып, тукмак белән яхшылап төябез, чак кына үсемлек мае салабыз.
Икенче бер табада суган белән гөмбә кыздырабыз. Гөмбәнең үзегез яраткан теләсә кайсы төрен куллана аласыз.


2. Җәйгән камырның ярты ягына эчлекне салып, кашык белән тигезлибез, әмма кырыйга ук китереп бетермибез. Камырның читен су белән чылатабыз.


3. Камырның икенче яртысын эчлек өстенә кайтарып ябабыз, читләрен бөрәбез. Кайнар майга салгач, ачылып китмәсен өчен, чит-читләрен тагын бер кат чәнечке белән дә баскалап чыгабыз.


4. Төбе калын кәстрүлгә якынча 2-3 см үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Май кызгач, чебурекларны салып, бер ягы алсуланганчы тотабыз. Аннары икенче ягына әйләндерәбез.


5. Әзер чебурекларны майдан алгач, кәгазь тастымалга тезә барабыз.


Хуш исле кетердәп торган бу тәгамне табынга кайнар килеш каймак белән бирәбез. Чәй янына бирергә дә бик тәмле.

Марина Дмитриева

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=6972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined БӘРӘҢГЕЛЕ ҺӘМ ГӨМБӘЛЕ ЧЕБУРЕК