Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадида Айбулат белән хушлаштылар

Казанда KIA Optima һәм ВАЗ-2107 автомашиналары бәрелү аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә безнең район егетенең гомере өзелгән. Иске Кадидан 19 яшьлек Айбулат Нуретдиновны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Казанның Ямашев һәм Мусин урамнары киселешендә төнлә булган бу юл һәлакәтендә алты кеше имгәнә. Якташыбыз пассажир булып утырган "Җиделе" машинасын KIA автомашинасы...

Казанда KIA Optima һәм ВАЗ-2107 автомашиналары бәрелү аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә безнең район егетенең гомере өзелгән. Иске Кадидан 19 яшьлек Айбулат Нуретдиновны туган авылына алып кайтып җирләделәр.

Казанның Ямашев һәм Мусин урамнары киселешендә төнлә булган бу юл һәлакәтендә алты кеше имгәнә. Якташыбыз пассажир булып утырган "Җиделе" машинасын KIA автомашинасы бәрдерә, республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, иномарканың йөртүчесе исерек булган.

Айбулат 9нчы сыйныфтан соң Казанга укырга киткән, ул туганы Айсылуның - игезәк сыңары, алар дүрт бала үскән. Бу гаиләгә берничә ел элек тә зур хәсрәт килгән иде: әниләре бик иртә дөнья куйды. Инде менә тагын кайгы, үкенечле үлем. Мәрхүмнең әтисенә, туганнарына Ходай түземлек, сабырлык бирсен.

vk.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Айбулат белән хушлаштылар Иске Кади

2
X