Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкинода читтәге инвесторларга мохтаҗлык юк, үз җирләрен үзләре эшкәртә

Быел Ивашкино мәдәният йортына төзүчеләр киләчәк. Моннан 50 ел чамасы элек колхоз көче белән төзелгән бинаны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән. Димәк, мәдәният учагы эчтән дә, тыштан да яңа төс алачак, җылылык системасы да ясалачак. Әлеге авылда узган халык җыенында урам юлларының тагын байтак өлешен норматив хәлгә китерәчәкләрен, бу мөһим...

Быел Ивашкино мәдәният йортына төзүчеләр киләчәк. Моннан 50 ел чамасы элек колхоз көче белән төзелгән бинаны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән. Димәк, мәдәният учагы эчтән дә, тыштан да яңа төс алачак, җылылык системасы да ясалачак.


Әлеге авылда узган халык җыенында урам юлларының тагын байтак өлешен норматив хәлгә китерәчәкләрен, бу мөһим эштә нефтьчеләр дә булышачагын әйттеләр. Беренче Май урамында газ басымы түбән икән. Әлеге проблеманы ягу сезоны тәмамлангач хәл итәчәкләр. Урамнарда хуҗасыз этләр күбәйгән. Хуҗасыз түгел инде, аларны бәйдән ычкындырып кешеләргә, шул исәптән балаларга да куркыныч тудыралар. Якын арада андый этләр кимиячәк, берничәсен агулаганнар да.

Җирлек башлыгы Никонор Ефимов әйтүенчә, бүген халыктан үзсалым акчаларын җыюны тизләтәсе бар. Былтыр берничә кеше салымнарын түләп бетермәгән.

Ивашкинода җирләрнең барысы да хуҗалы, аларны үзләренең фермерлары эшкәртә, иген, терлек азыгы, яшелчәләр үстерәләр. "Серендеев Н.И." җәмгыяте генә дә 1712 гектар җиргә хуҗа, шулардан 1034 гектары - пай җирләре, алар тулысынча эшкәртелә, орлыклары җитәрлек, биналары төзек.

-Минераль ашламалар, льготалы бәядән ягулык-майлау материаллары алуга миллион ярым сум акча - субсидия бирделәр, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. -Моның өчен рәхмәт.

-Бик яхшы эшлисез, сезгә дәгъва юк, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, серендеевлыларны мактап. -Әмма терлекчелек белән дә шөгыльләнсәгез иде. Дәүләт гаражларны, складларны, терлекчелек биналарын ремонтларга да булыша, субсидияләр бирә, алардан файдаланырга, андый программаларда да катнашу кирәк.

Терлекчелек дигәннән, үсемчелек буенча хәл яхшы булса да, терлекчелек ягыннан Ивашкинода резервлар бар әле. Монда гаилә фермерлары азрак. Авыл янәшәсендәге, элек колхозныкы булган биналар һаман буш.

Ивашкино мәктәбендә 105 укучы белем ала, аз түгел, әмма, барыбер, монда да балалар саны кими. Югыйсә, мәктәп һәм балалар бакчасы биналары да капиталь ремонтланган, шартлар тудырылган.

Җыенда законлылык, республика программалары, пенсия тәэминаты, Россия Президентын сайлаулар турында да сүз булды, Ивашкино һәм район үзешчәннәре концерт тәкъдим итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined эшкәртә җирләрен үзләре мохтаҗлык юк инвестор

2
X