30 май 2017 яңалыклары
-
Исерек хәлдә машина йөртүче Яңа Элмәле кешесе автоинспекторларга буйсынмаган
28 май көнне, кичке якта ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Элмәле авылының Лашман урамында бер автомобильне туктаталар. Машина йөртүче - 27 яшьлек яңаэлмәлеледән алкоголь исе аңкып тора, үз-үзен тотышында да аек түгеллеге ачык күренә. -Шулай булса да, йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартты, үз-үзен агрессив тотты, инспекторларга каршылык күрсәтте, үзе белән машина йөртү...
-
Түбән Кәминкәдә суык бәрәңгегә дә зыян салган
Быел табигать әллә нишләде, әле яңгыр, әле җил, әле суыклары белән куркыта. 28 майдан 29 майга каршы төндә Түбән Кәминкәдә һава температурасы 0дән дә түбән төшкән, иртән су өстендә боз катламы бер бармак калынлыгы чамасы ук булган. Суык ачык һавадагы гөлләргә, помидорларга, баш төрткән кабакларга, бәрәңге сабакларына, шомырт чәчәкләренә дә...
-
Чәчелгән басуларны бәяләргә вакыт җитте
Районда сабан культураларын чәчү төгәлләнү ягында. 45 мең гектарда орлыклар җир куенында инде. Бөртеклеләрнең 9 мең гектардан күбрәгендә тырмалау (30 процент), 11 меңләп гектарда тамырдан тукландыру (тиешленең 36 проценты) үткәрелгән. "ЧИРМЕШӘНАГРО" һәм "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә шикәр чөгендере участокларын тәрбияләргә керештеләр. Бөртеклеләр участокларында чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерүчеләр дә байтак, әлегә...
-
Журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов вафат...
Бүген танылган татар журналисты, продюсер Илфак Шиһапов 49 яшендә арабыздан китеп барды. Бүген Илфак элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова белән бергә "Мәйдан" каналының тапшыруында катнашырга тиеш булган. Әмма ул килмәгән. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, Илсөягә Илфакның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Илсөя әлегә үзе дә...
-
Чирмешән районында хезмәт турында закон үтәлмәгән
Район прокуратурасы Чистай шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре белән берлектә быелның май аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының үтәлүен тикшерде. Тикшерү күрсәткәнчә, районның ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәткә вакытында түләүдә закон бозылган. "ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" һәм "Үтәмеш АГРО" җәмгыятьләрендә эшчеләргә хезмәт хакы түләүдә бурычлар бар. Әлеге фактлар буенча предприятиеләр җитәкчеләре...
-
Татарстанда еланнарның аеруча таралган РАЙОННАРЫ билгеле
Татарстанда еланнарның таралган урыннары билгеле. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман хәбәр итте. "Безнең җирлектә агулы еланнардан гади һәм чүлдәге кара еланны (гадюка) очратырга була. Алар икесе дә канун тарафыннан саклана һәм Кызыл китапка кертелгән. Кара елан ешрак Биектау, Балык Бистәсе,...
-
Чирмешән мәчетенә Коръән хафиз килгән
Быел да республиканың 38 районына Рамазан аенда мәчетләрдә эшләү өчен Коръән хафизлар җибәрелгән. Безнең районда ай дәвамында Төркиядән килгән Коръән хафиз Таһир Мәхмүт тәрәвих намазлары алып барачак, ифтар ашларында катнашачак. Ул Рамазан аеның беренче көнендә Чирмешән мәчетендә оештырылган ифтар ашында да булды. Бу көнне мәчеткә 130лап кеше җыелган, араларында балалар...