30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндә исерек килеш машина йөртүчеләргә якты чырай күрсәтмиләр
Гыйнвар аенда гына да район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче җиде машина йөртүче ачыкланган, шуларның өчесе йөртү таныклыганнан мәхрүм ителгән килеш, кабат руль артына утырганнар, алай гына да түгел - өчесе дә исерек булган. Чирмешәндә эшләп йөрүче Чистай кешесе үзе исерек булгач, машинасы белән идарә итүне иптәшенә...
-
Ивашкино җирлеге акчалата бүләк алачак
Ивашкино авыл җирлеге республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында Яңа елга авылны иң матур бизәүче һәм иң яхшы бәйрәм чаралары уздыручы булып танылды. Аларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бәйгегә Әккәрәй һәм Ивашкино авылларының мәдәният йортлары, мәктәпләре, балалар бакчаларындагы кар сыннарының фотоларын, бу оешмалардагы бәйрәм чараларыннан фотолар һәм видео материаллар җибәргән булганнар. Әккәрәй мәдәният йортында...
-
Чирмешән никрутларына таныклык бирделәр
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2001 елгы егетләрне беренчел исәпкә куйды. Безнең районында 101 никрутка шәхси эш тутырдылар һәм хәрби хезмәт үтәргә тиешлелек таныклыклары тапшырдылар. -Без һәр елны январь-февраль айларында 17 яше тулган егетләрне хәрби комиссариатка чакырып исәпкә алабыз, документлар туплыйбыз, медицина тикшерүе уздырабыз, - ди районның хәрби комиссары...
-
Нәрсәне кайчан чәчәбез?
Үсемекләр дөньясы өчен ай фазаларының әһәмияте гаять зур. Әйтик, ай тулырга бер көн кала, ай тулган һәм аннан соңгы беренче көндә үсемлекләргә кагылмавың хәерле - алар тетрәнү халәте кичерә. Тамыразыкларны - ай кимегән, ә уңыш җир өстендәге сабакта формалашкан яшелчәләрне ай үскән вакытта чәчү, кәлшәләрен шул чорда күчереп утырту отышлы....
-
Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак. (Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган. Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды....
-
Чирмешән районында күчемсез милекне барлыйлар
Районда милек хокукы буларак рәсмиләштерелмәгән 118 күчемсез милек объекты ачыкланган. -Хәзерге вакытта әлеге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча эш алып барыла, бу максатта эшче комиссия төзелде, - ди районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. -Ьлеге эш объектларны барлау,салым салу базасын киңәйтү, җирле бюджетка керем өлешен арттыру максатында...
-
Чирмешәндәге мемориаль үзәктә сугыш елы хатларыннан күргәзмә эшләячәк
"1941-1945 елгы сугыш елы хатлары", шундый исем астындагы эстафета 2-3 февральдә Чирмешәндә була. Әлеге фотокүргәзмне күреп калырга теләүчеләр 2 февральдә сәгать 12дән 3 февраль сәгать 10га кадәр мемориаль үзәккә килә ала. Биредә һәр районнан диярлек, баннер формасында, фронтовикларның хатлары урнаштырылачак. Монда Иске Үтәмештән Рәвкать Әхтәмовның да фронттан язган хатының фотосын...
-
Тутырган каз муены
Эш барышы Казны яхшылап чистарткач, муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар. Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп...
-
Мордва Афонькәсе юбилярына бүләкләр тапшырдылар
Мордва Афонькәсе авылында яшүче Мария Егоровна Лашманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Егоровна Шешминка авылында туып үсә. -17 яшемнән алып пенсиягә чыкканчы туган авылымда, колхозда сыер савучы булып эшләдем. Ике тапкыр кияүгә чыктым, ирләрем икесе дә үлде, балаларыбыз булмады. 86 яшемдә Мордва Афонькәсе авылында Иван Ильич белән яши башладым,...