27 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Болгардагы гаугадан соң филармония Резидә Ганиуллинаның концертын уздырмый
Җырчы Резидә Ганиуллинаның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узарга тиешле концерты булмаячак. Моңа җырчы белән бәйле гаугалы хәл сәбәпче, диелә. Исегездә булса, узган атнада Резидә Ганиуллинаның Болгарда Ак мәчет каршында төшерелгән "Җаным" җырына клибы зур шау-шу уятты. Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге ачык киемнәр белән мәчет каршында җырлап йөргән җырчыны тәрбиясезлектә...
-
Мәдинә Талипова Чирмешән районы инвалидларының проблемаларын хәл итү өчен тырыша
Түбән Кәминкә авылыннан 14 яшьлек Инсаф Ибраһимовка инвалид коляскасы кирәк. Аяклары йөрмәүче егеткә аны инде берничә ел вәгъдә итәләр итүен. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова редакциядә безнең алда гына да шушы коляска мәсьәләсендә анда-монда әллә ничә шалтыратып алды. Моңа кадәр дә Казанга, Чистайга төрле оешмаларга "чыккалаган". Әтисе, әбисе белән...
-
Чирмешәнлеләр “Урман утырту көне“ акциясендә катнашалар
Соңгы елларда бөтен ил буенча Бөтенроссия урман утырту көне билгеләп үтелә. Быел республикада "Урман утырту көне" акциясе 1 октябрьдә билгеләнгән. Акция урман, парклар, скверларда агачлар, үсентеләр утырту, торак пунктларны яшелләндерү, чишмә һәм ял урыннарын төзекләндерү, тирә-юньне чистарту максатында оештырыла. -Бу көнне теләгән һәр кеше урман фондына керүче участокларда яшеллек утыртуда...
-
“Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе сүзендә торды
"Сөлчә" җәмгыяте директоры Хәмзә Хаматов әйткән сүзендә торды - уракта беренче урын алган комбайнчыга дүрт центнерлы үгез бирде. -Бу хакта уракка төшкәнче сөйләшеп куйган идек, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Лашманнан Хәлил Мөхиббуллин уңган, тәҗрибәле механизатор. Быел да тырышып эшләде һәм комбайнчылар арасында беренче урынга чыкты. Үгез аңа булды. Башка...
-
Мунчада сыра эчәргә яратучы чирмешәнлегә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк
Автоинспекторлар кармагына салган килеш руль артына утырган 53 яшьлек Чирмешән кешесе эләккән. Баксаң, аның шулай кызмача мунчадан кайтып барышы икән. Кагыйдә бозучы үзенең ике банка сыра эчүен яшереп тә тормый. ЮХИДИ хезмәткәрләре аппаратка өрдергәч тә, машина йөртүченең организмында алкоголь тиешледән артык икәнлеге күренә. Хәзер әлеге ир-атка 30 мең штраф түләргә,...
-
“Ярдәм“ мәчете чирмешәнлеләргә ярдәм итәргә әзер
Шушы көннәрдә Чирмешән мәчетендә узган очрашуда Казандагы "Ярдәм" мәчете имам - хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Илдар хәзрәт "Ярдәм" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән килгәннәр иде. Очрашуның төп максаты - райондашларыбызны "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге белән таныштыру. Әлеге мәчет гыйбадәт кылу залын, тулай торакны, ашханәне,...
-
Чирмешәнлеләр кыш чыгарлык бәрәңге уңышы үстерә алганмы?
Бүген күп кеше бакчаларындагы эшне төгәлләде, уңышны урнаштырды. Яз көне, җәй башында булган яңгырлар быел мул уңышка өметләндергән иде. Дөрестән дә, җир җиләген, сливаны, чияне, кура җиләген чиләкләп җыйдык. Әмма халыкның икенче икмәге булып саналучы бәрәңге уңышы мөһим, ул булса, ач булмыйбыз. Җәй дәвамында аны карап үстерүчеләр арасында көзен мул...