Чирмешәнлеләр “Урман утырту көне“ акциясендә катнашалар
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Урман утырту көне“ акциясендә катнашалар

Соңгы елларда бөтен ил буенча Бөтенроссия урман утырту көне билгеләп үтелә. Быел республикада "Урман утырту көне" акциясе 1 октябрьдә билгеләнгән. Акция урман, парклар, скверларда агачлар, үсентеләр утырту, торак пунктларны яшелләндерү, чишмә һәм ял урыннарын төзекләндерү, тирә-юньне чистарту максатында оештырыла. -Бу көнне теләгән һәр кеше урман фондына керүче участокларда яшеллек утыртуда...

Соңгы елларда бөтен ил буенча Бөтенроссия урман утырту көне билгеләп үтелә. Быел республикада "Урман утырту көне" акциясе 1 октябрьдә билгеләнгән.

Акция урман, парклар, скверларда агачлар, үсентеләр утырту, торак пунктларны яшелләндерү, чишмә һәм ял урыннарын төзекләндерү, тирә-юньне чистарту максатында оештырыла.
-Бу көнне теләгән һәр кеше урман фондына керүче участокларда яшеллек утыртуда катнаша ала, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина. - Моның өчен Чирмешән урманчылыгына яки Чирмешән урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә.
Чирмешән урман хуҗалыгы бу максатларга миләш, тирәк, корыч-агач, нарат, имән агачлары үсентеләрен бушлай бирә.

Чирмешән районы Акцияләр Урман утырту көне

Нет комментариев